Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Инвалидлар берләшергә килеште

Физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең проблемаларына багышланган "түгәрәк өстәл"гә килгән инвалид Илһам Кадермиевны район Советы бинасына күтәреп керергә туры килде. Бу бинада, кызганыч, инвалидлар өчен пандуслар юк, монда коляскада кереп булмый. - Әлеге мәсьәлә хакында район башлыгы белән дә сүз булды, - диде очрашуда катнашкан муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары...

Физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең проблемаларына багышланган "түгәрәк өстәл"гә килгән инвалид Илһам Кадермиевны район Советы бинасына күтәреп керергә туры килде. Бу бинада, кызганыч, инвалидлар өчен пандуслар юк, монда коляскада кереп булмый.


- Әлеге мәсьәлә хакында район башлыгы белән дә сүз булды, - диде очрашуда катнашкан муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Әхтәмова . - Быел бу проблеманы хәл итәргә тырышачакбыз.

Соңгы елларда дәүләт тарафыннан инвалидларга игътибар артты, Пенсия фондының район идарәсе, социаль яклау бүлеге, мәшгульлек үзәге физик мөмкинлекләре чикле кешеләр белән даими эш алып баралар. Әмма проблемалар, сораулар бар һәм булачак та.

Бүген райондагы инвалидларның күпчелеге өйләрендә генә утырырга мәҗбүр. Социаль объектларга, спорт залларына, мәдәният йортларына алар өчен махсус җайлаштырылган керү юллары юк. физик мөмкинлекләре чикле кешеләр аралашуга да мохтаҗ.

- Инвалидлар проблемаларын инвалидлар гына яхшы аңлый, белә,- ди керкәледә яшәүче Илназ Газыймов. - Без бер-беребезгә ярдәм итәргә тиешбез. Ләкин моның өчен берләшергә, инвалидлар җәмгыяте оештырырга, инвалидларның район сайтын булдырырга кирәк.

Илназның фикерен башкалар да хуплады.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined каршылыксыз мохит