Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чиста урамнардан йөрүе дә күңелле

Язгы кояш җылырак карый башлагач, кар астыннан чык­кан вак-төяк чүпне көн дә алгалап торабыз. Көздән әллә ничә кат җыештырып калдырганлыктан, урам, тык­рыгыбыз чиста үзе. Аннан, безнең авылда капчыкларга тутырылган чүпне коммунхоз атнага ике тапкыр - чәршәмбе, шимбә көннәрне алып китә. Хәзер бит кибеттән алган азык-төлекнең буш төргәкләре, тартмалары күп кала....

Язгы кояш җылырак карый башлагач, кар астыннан чык­кан вак-төяк чүпне көн дә алгалап торабыз. Көздән әллә ничә кат җыештырып калдырганлыктан, урам, тык­рыгыбыз чиста үзе.

Аннан, безнең авылда капчыкларга тутырылган чүпне коммунхоз атнага ике тапкыр - чәршәмбе, шимбә көннәрне алып китә. Хәзер бит кибеттән алган азык-төлекнең буш төргәкләре, тартмалары күп кала. Аларны да чүпкә ташлыйбыз, чөнки яндырырга ярамый, диләр. Дөрес инде: язып торалар бит, коры үләннән, чүп-чар яндыру аркасында ут казалары гел чыгып тора.
Әйтәм бит, безнең Совет урамы чиста, халык җыештыра йорт алларын. Район газетасыннан да укыйбыз, фәлән авылда өй тирәсен тәртиптә тотмаган фәлән кадәр хуҗалык­ка штраф салганнар, дип язалар. Штрафлары аз түгел икән. Югыйсә чык та җыештыр гына бит, бер-
ике сәгатьлек эштер инде ул. Моннан сүз ясап торырга да түгел. Чирмешәндә кайбер урамнарда чисталык тотуны оешмаларга беркеткәннәр дип ишеттем. Андагы йортларның хуҗалары ниш­ли икән соң, аңлашылмый. Турыңны чит кеше җыештырсын әле. Оят бит бу.
Мин килен булып төшкән йортта кайнанам Мәстүрә бик пөхтә кеше иде. Ул мине дә шуңа өйрәтте. Шөкер, балаларым да күреп үстеләр моны. Аеруча улым Ринат чисталыкны ярата. Күршедә Шәфыйк абый белән Мөфлиха апа бик уңганнар иде. Алардан да үрнәк алдык. Хәзер уллары Габделхак, күп мал асраса да, әтиләре сыман, йорт тирәләрен ялт иттереп тота. Рафик Баһаветдиновлар гаиләсе дә шундый.
Матур булсын, жәмәгать, йорт тирәләребез. Чиста урамнардан үзебез йөрибез. Аннан язгы матур көндә саф һава сулап керүең үзе ни тора! Ялкауланып кына ятмаска кирәк.
Фидания Нуруллина.
Лашман авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чисталык Урамнар тыкрыклар