Чиста урамнардан йөрүе дә күңелле
Язгы кояш җылырак карый башлагач, кар астыннан чыккан вак-төяк чүпне көн дә алгалап торабыз. Көздән әллә ничә кат җыештырып калдырганлыктан, урам, тыкрыгыбыз чиста үзе.
Аннан, безнең авылда капчыкларга тутырылган чүпне коммунхоз атнага ике тапкыр - чәршәмбе, шимбә көннәрне алып китә. Хәзер бит кибеттән алган азык-төлекнең буш төргәкләре, тартмалары күп кала....