Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә социаль хезмәткәрләрнең кече коллегиясе үтте

Бу өлкәдә хезмәт куючылар иң авыр һәм мактаулы эшләрнең берсен башкара. Шушы көннәрдә районның социаль хезмәткәрләре 2014нче ел эшчәнлегенә йомгак ясады, агымдагы елга бурычлар билгеләде. "Кече коллегия"дә район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин да катнашты. Федераль һәм республика законнары нигезендә ел дәвамында 9 мең райондашыбызга 55 миллион 800 мең сум күләмдә социаль...

Бу өлкәдә хезмәт куючылар иң авыр һәм мактаулы эшләрнең берсен башкара. Шушы көннәрдә районның социаль хезмәткәрләре 2014нче ел эшчәнлегенә йомгак ясады, агымдагы елга бурычлар билгеләде. "Кече коллегия"дә район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин да катнашты.

Федераль һәм республика законнары нигезендә ел дәвамында 9 мең райондашыбызга 55 миллион 800 мең сум күләмдә социаль ярдәм күрсәтелгән.
Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм аларның тол калган хатыннарын торак белән тәэмин итү программасы нигезендә 228 якташыбыз тораклы булган. Бу максатларга федераль бюджеттан 226 миллион 122 мең сум акча күчерелгән. Бүген тагын 16 кеше торак шартларын яхшырту буенча исәптә тора.
-Безнең бүлектә физик мөмкинлекләре чикле 1895 кеше исәптә тора, шуларның 63се балалар. 2014нче елны 195 кеше "Ветеран", "Крутушка", "Березка", "Идел" тернәкләндерү үзәкләрендә дәва алдылар, - диде үз чыгышында социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмадуллина. - Авыр хәлдә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче 92 балага, бюджет учреждениеләрендә эшләүче 46 хезмәткәргә, 15 пенсионерга да узган ел дәвамында шифаханәләргә юлламалар бирелде.
Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре районда төрле чаралар үткәрүдә дә актив катнашалар һәм башка оешмалар белән дә тыгыз элемтәдә эшлиләр.
"Мәрхәмәтле йөрәк" өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге былтыр олы яшьтәге 223 кешегә ярдәм күрсәткән, 151 кешегә - түләүле нигездә. Социаль хезмәткәрләр ярдәмгә мохтаж кешеләргә кибеттән азык - төлек алып кайталар, коммуналь хезмәтләр өчен түлиләр, өйләрен жыештыралар, кирәк булса, врач чакырталар.
Утырышта өлкәннәр һәм ивалидлар йорт - интернаты директоры Җәүдәт Мотыйгуллин да чыгыш ясады.
-Бүген бездә 62 кеше яши.Аларга 27 кеше хезмәт күрсәтә, - диде ул.- Бездә очраклы кешеләр эшләми. Һәрберсе үз урынында үз эшен җиренә җиткереп башкара.
Узган елны гына районда оешкан инвалидлар җәмгыяте дә инде байтак кешенең күңелләренә үтеп, ярдәм күрсәтеп өлгерде. Җәмгыять рәисе Илназ Газыймовның эшенә бүгенге киңәшмәдә уңай бәя бирелде.
-Социаль хезмәткәр башкарган эшне теләсә кем җиңдерә алмый. Моның өчен билгеле бер сыйфатларга ия булырга кирәк, - диде үз чыгышында район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин. - Сез барыгыз да киң күңелле, олы йөрәкле кешеләр. Сезнең игътибарлы булуыгыз, кеше хәленә керә белүегез һәм түземлегегез нәтиҗәсендә ярдәмгә мохтаҗлар кыенлыкларны җиңеп чыга һәм аларда үз көчләренә ышаныч уяна. Мин сезгә хезмәтегез өчен рәхмәтемне җиткерәм.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан социаль хезмәткәр