Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән юллары яхшыра

Бүген Чирмешәннең берничә урамында юллар төзәтелә, ремонтлана. -Район үзәгендәге Нагорный урамы юлына, бер өлешенә, вак таш түшәдек,- ди "Татнефтедор"ның райондагы идарәсе җитәкчесе Дамир Мәгъсумов. - Август-сентябрь айларында Макаринский, Октябрь урамнары юлларын, Гагарин урамының универмаг янәшәсендәге юлны, Титов урамының 13 һәм 15нче, XXII партсъезд урамының 48нче йортлар тирәләрен төзекләндерәчәкбез. Юлчылар Чирмешәннең...

Бүген Чирмешәннең берничә урамында юллар төзәтелә, ремонтлана.

-Район үзәгендәге Нагорный урамы юлына, бер өлешенә, вак таш түшәдек,- ди "Татнефтедор"ның райондагы идарәсе җитәкчесе Дамир Мәгъсумов. - Август-сентябрь айларында Макаринский, Октябрь урамнары юлларын, Гагарин урамының универмаг янәшәсендәге юлны, Титов урамының 13 һәм 15нче, XXII партсъезд урамының 48нче йортлар тирәләрен төзекләндерәчәкбез.
Юлчылар Чирмешәннең көнчыгыш микрорайонында да юллар төзелешен дәвам итәчәкләр.Узган елны биредә 1 километр 700 метр юл төзелеп, файдалануга тапшырылды. Быел бу эш тагын 1 километрга якын арада башкарылачак.
Титов урамындагы 13, 15нче йортлар тирәсенә төзүчеләр килде.
"Төзүче" ("Строитель") җәмгыяте бригадасы бу өйләрнең керү-чыгу юлларына һәм ишегалдына асфальт түшәячәк. Биредә бер миллион сумнан артык бәягә эш башкарылачак.
Бүген җәмгыять техникалары булачак, юлның астын ныгыту өчен ком, вак таш җәяләр. Аннан соң, асфальт түшәп, бордюрлар да куелачак.
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Юл төзелеше