Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән йорт-интернатында яшәүчеләр яңа мунчада юыначак

Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында капиталь ремонт бара. Республика бюджетыннан бирелгән акчага биредә мунчаны һәм 1999нчы елны ачылган беренче корпусны тәртипкә китерәчәкләр. -Мунчада үзгәрешләр күп булды. Аны тулысынча сүтеп, яңабаштан төзеделәр дип тә була,- ди йорт-интернат директоры Җәүдәт Мотыйгуллин. - Беренче корпуста да эш күләме зур. Монда яңа идәннәр ясау, санузелларда...

Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында капиталь ремонт бара.

Республика бюджетыннан бирелгән акчага биредә мунчаны һәм 1999нчы елны ачылган беренче корпусны тәртипкә китерәчәкләр.
-Мунчада үзгәрешләр күп булды. Аны тулысынча сүтеп, яңабаштан төзеделәр дип тә була,- ди йорт-интернат директоры Җәүдәт Мотыйгуллин. - Беренче корпуста да эш күләме зур. Монда яңа идәннәр ясау, санузелларда яңа җиһазлар урнаштыру, яңа ишекләр кую планлаштырыла. Стеналарны да тигезләп, буямакчылар. Тышкы яктан стеналарны сайдинг белән тышлау күздә тотыла.
Бу эшләргә йорт-интернатның шефлары: ТР Дәүләт Советы депутатлары Рәис Сөләйманов һәм Рөстәм Хәлимов та үз өлешләрен керткәннәр, һәммәсе 100 мең сум акча биргән. Ул акчаларны яңа казан һәм җылылык системасын монтажлауга тотачаклар.
Сүз уңаеннан, мунчада ремонт барганда әби-бабайларны сәламәтләндерү үзәгендәге җәмәгать мунчасына автобус белән йөртәләр икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы йортинтернат