Йортинтернат тег белән яңалыклар
-
Чирмешән йорт-интернатында Хабаровский кешесе дә яши
Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында 62 кеше гомер итә, шулардан ике пар бер гаилә булып яши. Биредә гомер итүчеләрнең 24се үзебезнең районныкылар. Тумышы белән Хабаровский, Мәскәү өлкәсеннән булган кешеләр дә бар. Казаннан, Яр Чаллы, Бөгелмә, Яшел Үзән, Чистай шәһәреннән, Яңа Чишмә, Аксубай районнарыннан биредә сыену урыны тапкан өлкәннәр дә яши. 2016нчы...
-
Чирмешән өлкәннәр йорт-интернатында яшәүче Нәдирә әбинең "оныгы" табылган
Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт - интернатында яшәүче 81 яшьлек Нәдирә әби Җәлаловага Мәскәүдән яңа ел күчтәнәчләре белән посылка килде. Аны бәйрәм белән элеккеге танышы Соня Ржаницына котлаган икән. -Нәдирә Гәрәевнаны мин 2013нче елдан бирле беләм, - ди телефоннан сөйләшкәндә Соня. - Без, "Картлык - шатлыкка" хәйрия фонды хезмәткәрләре, бу әби...
-
Чирмешәндә Кыш бабайлар парады узды
Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты янындагы скверда Кыш бабай һәм Кар кызлары күпләп җыелды - биредә Кыш бабайлар парады узды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган әлеге чарада 8 авылдан килгән Кыш бабай һәм Кар кызы үзләрен бөтен яктан күрсәттеләр - җырладылар, биеделәр, кышкы уен конкурсында да ярыштылар, бәйрәмгә килгән балаларны...
-
Чирмешәндәге картлар йортыннан әби-бабайларны тәрбиягә алырлармы?
2017 елдан караучысыз калган әби-бабайларны гаиләләргә өләшәчәкләр. Бу яңалыкны картлар йортларында ничек кабул иткәннәр? Чирмешәндәге картлар һәм инвалидлар интернат йорты директоры Җәүдәт Мотыйгуллин белән шул хакта сөйләштек. - Бер милләтне дә аерасым килми, барысы да хөрмәткә лаек. Үзебезнең милләттәшләрнең гомер-гомергә өйдә ике-өч буын сыешып яшәвен беләм. Әби-бабай оныкларны караша, олыгайгач...
-
Чирмешән өлкәннәр интернатында тагын бер пар кавышты
Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яңа гаилә барлыкка килде. Николай Кузьмин белән Галина Яфарова, бөтен шартын туры китереп, балдаклар алмашып, үзләренең никахын рәсмиләштерделәр. Тумыштан инвалид, 59 яшьлек Николай Митрофанов биредә инде 13 ел яши. -Мордва Афонькәсе авылында әни белән яшәдек, ул үлгәч тә әле берничә ел үзем генә гомер иттем, -...
-
Кабацкийга ак төстәге костюм-чалбар бик килешә
Чирмешәндәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүче Анатолий Кабацкийга туган көне уңаеннан өр-яңа, ак төстәге костюм-чалбар бүләк иткәннәр. Кабацкийны барыбыз да беләдер. Вакытында тракторчы, машина йөртүче дә булган, төзелештә дә эшләгән ул. Аның белән бәйле бик күп маҗаралы хәлләрне дә кызык итеп сөйлиләр. Бер атна элек 64 яшен тутырган Анатолий Васильевич...
-
Чирмешән йорт-интернатында яшәүчеләр яңа мунчада юыначак
Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында капиталь ремонт бара. Республика бюджетыннан бирелгән акчага биредә мунчаны һәм 1999нчы елны ачылган беренче корпусны тәртипкә китерәчәкләр. -Мунчада үзгәрешләр күп булды. Аны тулысынча сүтеп, яңабаштан төзеделәр дип тә була,- ди йорт-интернат директоры Җәүдәт Мотыйгуллин. - Беренче корпуста да эш күләме зур. Монда яңа идәннәр ясау, санузелларда...
-
Чирмешән бабайлары “скандинавларча“ йөри
Чирмешән картлар һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләр исәнлекләрен Финляндия, Швеция картлары кебек ныгыта башлаган. "Скандинавларча йөрү"нең асылы бик гади. Олы яшьтәге кешеләр чаңгы таякларына охшаш таякларга тотынып, билгеле бер ритм белән "прогулка" ясый. Европа илләрендә популяр булган шушы ысул белән әби-бабайларның мускуллары ныгый, гәүдә төзлеге саклана төшә, ди. Безнең интернатта яшәүчеләр...