Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы биналары нефть акчасына киенә

Районның әллә ничә авылына берьюлы диярлек төзүчеләр килде. Алар мәдәният йортларын, мәктәпләрне матурлатачак. Баксаң, "Татнефть" җәмгыяте биналар ремонтларга, җылытырга дип, районга 72 миллион 100 мең сум күләмендә акча бүлеп биргән. Әлеге булышлык хисабына Әмир һәм Югары Чегодай авыллары мәдәният йортларында капиталь төзекләндерү эшләре башланды. Андый "бәхет" быел тагын ике мәдәният...

Районның әллә ничә авылына берьюлы диярлек төзүчеләр килде. Алар мәдәният йортларын, мәктәпләрне матурлатачак.

Баксаң, "Татнефть" җәмгыяте биналар ремонтларга, җылытырга дип, районга 72 миллион 100 мең сум күләмендә акча бүлеп биргән. Әлеге булышлык хисабына Әмир һәм Югары Чегодай авыллары мәдәният йортларында капиталь төзекләндерү эшләре башланды. Андый "бәхет" быел тагын ике мәдәният йортына елмаерга мөмкин.
(ӘМИР АВЫЛЫ КЛУБЫ, АРХИВ ФОТОСЫ).
Югары Чегодай мәдәният йортында 6 миллион сумлык эш башкарылырга тиеш. 1966 елда төзелгән бинаның моңа кадәр түбәсен һәм тәрәзәләрен яңартканнар иде инде. Хәзер исә, идән, түшәмнәрне яңарту, яңа җылылык системасы, электр үткәргечләре сузу ниятләнә. Бинага су, канализация керәчәк.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илнар Минһаҗев әйтүенчә, нефтьчеләр биргән акчага Кармыш, Ивашкино, Иске Үтәмеш, Әккәрәй авыллары мәктәпләре һәм Әккәрәй балалар бакчасының биналарын җылытып тышлаячаклар. Соңгы икесендә мультидек дигән материал кулланылса, калган мәктәпләр сайдинг "киячәк". Бу объектларның күбесендә эш башланды инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы мәдәният йорты биналар

2
X