Чирмешән районы биналары нефть акчасына киенә
Районның әллә ничә авылына берьюлы диярлек төзүчеләр килде. Алар мәдәният йортларын, мәктәпләрне матурлатачак.
Баксаң, "Татнефть" җәмгыяте биналар ремонтларга, җылытырга дип, районга 72 миллион 100 мең сум күләмендә акча бүлеп биргән. Әлеге булышлык хисабына Әмир һәм Югары Чегодай авыллары мәдәният йортларында капиталь төзекләндерү эшләре башланды. Андый "бәхет" быел тагын ике мәдәният...