Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында алдынгы комбайнчыга "ИЖ" мотоциклы бүләк иткәннәр

Без бу хакта язган идек 40 ел элек "Победа" колхозы комбайнчысы Анатолий Фәсыйхов 10020 центнер шартлы суктыру күләмендә эш башкарып, беренче урынны алды. Ул коляскалы "ИЖ" мотоциклы, җиңүче дипломы һәм "1977 елда районның иң яхшы комбайнчысы" чемпион лентасы белән бүләкләнде. Рәүф Галимов - "Октябрьнең 50 еллыгы" колхозы комбайнчысы икенче урын...

Без бу хакта язган идек

40 ел элек

"Победа" колхозы комбайнчысы Анатолий Фәсыйхов 10020 центнер шартлы суктыру күләмендә эш башкарып, беренче урынны алды. Ул коляскалы "ИЖ" мотоциклы, җиңүче дипломы һәм "1977 елда районның иң яхшы комбайнчысы" чемпион лентасы белән бүләкләнде.

Рәүф Галимов - "Октябрьнең 50 еллыгы" колхозы комбайнчысы икенче урын иясе, ул коляскасыз "ИЖ" мотоциклына лаек булды.

Өченче урынга чыккан Исхак Кыямов - "Шушма" колхозы комбайнчысы "Восход" мотоциклы белән бүләкләнде.

"Ленин юлында" - 1 февраль, 1978 ел.

Чапаев исемендәге колхоз (Иске Котыш - ред.) комбайнчылары Константин Шишкин, Василий Мишанин, Виктор Житков, Сергей Имакин, Александр Хомутников кебек механизаторлар техникаларын "Сельхозтехника"ның район берләшмәсендә көйләделәр.

"Ленин юлында" - 17 февраль, 1978 ел.

Район бозау караучыларының 1977 елгы социалистик ярышында җиңүче итеп Фрунзе исемендәге колхоздан (Әккәрәй) Мария Емельянова табылды. Аның портреты район Почет тактасына кертелде.

"Ленин юлында" - 18 февраль, 1978 ел.

30 ел элек

Әлмәт шәһәренә барганда кесәмнән паспорт белән бергә акчамны югалткан идем. Ике көннән соң үк Әмир авылында яшәүче Люцир абый Зыятдинов аны табып, өемә китереп бирде. Бик зур рәхмәт аңа. (Редакциягә килгән хаттан).

"Ленин юлында" - 3 февраль, 1988 ел

Иске Котыш авылында бер хуҗалыкта 8 литр әче бал, Чирмешәндә бер хуҗалыкта 15 литр әче бал һәм самогон аппараты табылды. (Милиция хроникасыннан).

"Ленин юлында" - 3 февраль, 1988 ел.

...Безнең авыл кибетенә ипине даими китермиләр, килгәндә күп алып калырга тырышасың, ә ул тиз искерә. Шуның өстенә он кайтармыйлар. Пирог һәм тортлар турында хыялланырга гына кала.

Шикәр сатуны да тәртипкә китерергә кирәк. Күптән түгел кибеткә кайтаргач, кемдер аны 2шәр килограмм алды, ә кемнәрдер капчыгы белән ташыдылар. (Редакциягә килгән хаттан)

"Ленин юлында" - 9 февраль, 1988 ел.

Безнең Иске Кади авылындагы 300ләп шәхси хуҗалыкның күбесендә җиңел автомобиль яисә мотоцикл бар, әмма байтак кешенең теге яки бу техниканы йөртергә таныклыгы юк. Кыскасы, без кыска сроклы курсларда бик теләп укыр идек. (Редакциягә килгән хаттан).

"Ленин юлында" - 13 февраль. 1988 ел.

"Победа" колхозының Туймәт бригадасында терлекчеләр кайнар аш белән тәэмин ителә. Пешекчебез Сәгадәт апа Мортазина аш-суны тәмле итеп пешерә. Беренче сменада эшләүче терлекчеләребез көндезге унбердә, ә икенче сменада эшләүчеләр кичке дүрттә кайнар аш ашыйлар.

"Ленин юлында" - 27 февраль, 1988 ел.

Архив фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Безнең Чирмешән район тарихы газетасы төпләнмәләрендә