Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Беренче Чирмешән мәктәбенең ата-аналары бердәм классның серләре белән уртаклашты

Беренче Чирмешән мәктәбенең 9 "б" класс укучылары һәм ата-аналары "Бердәм классның серләре" республика конкурсыннан зур бүләкләр белән кайттылар, алар "Социализация" юнәлешендә өченче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнделәр. Бәйге берничә этапта узган. Мәктәп этабында - 1380, муниципаль этапта 460 команда көч сынашкан, шуларның 50се республика финалына чыга. Шулар арасында безнең команда да...

Беренче Чирмешән мәктәбенең 9 "б" класс укучылары һәм ата-аналары "Бердәм классның серләре" республика конкурсыннан зур бүләкләр белән кайттылар, алар "Социализация" юнәлешендә өченче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнделәр.


Бәйге берничә этапта узган. Мәктәп этабында - 1380, муниципаль этапта 460 команда көч сынашкан, шуларның 50се республика финалына чыга. Шулар арасында безнең команда да бар.

-Классның ата-аналары укучылар белән берлектә "Визитка"ның сценариен төзеделәр, - ди класс җитәкчеләре Людмила Баляева. - Гомумән, конкурска барысы да актив әзерләнде, стена газетасы чыгардык, төрле акцияләрдә һәм чараларда катнаштык.

Ә ата-аналар комитеты Казанда узган бу конкурста барлык эшләреннән күргәзмә оештырган. Анда ата-аналар һәм балалар бергә ясаган фотоальбомнар, портфолио, стена газетасы, кул эшләре һәм милли ашлар урын алган.

Сүз уңаенда, бу класста биш милләт вәкиле белем ала.

Якташларыбыз бәйгедән күп бүләкләр белән кайтканнар, чакыру билетлары буенча Казанда су спорты ярышларын карага баралар. Моннан тыш "Ривьера"га билетлар һәм Арчага Г.Тукай музеена чакыру алганнар. Бу чараларга укучылар ата-аналары һәм укытучылары белән барачак.

Россия мәктәп укучылары отрядында булган әлеге 9 "б" классының барлык 22 укучысы да "Үлемсез полк" акциясендә катнашырга әзерләнә. Алар Бөек Ватан сугышында булган, тылда тырыш хезмәт куйган әби-бабаларының фоторәсемнәрен тотып митингка чыгачак, урамнардан үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined ата аналар