Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Авылдашлар ярдәме белән Бәркәтә мәчетенә ремонт ясалды

    Санаулы көннәр эчендә Бәркәтә мәчетенең түбәсе яңартып ябылды, нигезләре җылытылды. Бу эшне оештыруда мәчет имамы Дамир Ринатдин, Хәнфәт Сафиуллин, Минвәли Садриев, Исмәгыйль Кәримов башлап йөрделәр. Миндар Мостафин җитәкчелегендә, Минсәгыйт Мостафин, Илнар, Ленар, Раил Кашапов билгеләнгән ремонт-яңарту эшләрен тиз һәм сыйфатлы башкардылар. Матди яктан булышучылар да үзебезнең игелекле якташлар: Рифкать Мотыйгуллин,...

    Санаулы көннәр эчендә Бәркәтә мәчетенең түбәсе яңартып ябылды, нигезләре җылытылды.

    Бу эшне оештыруда мәчет имамы Дамир Ринатдин, Хәнфәт Сафиуллин, Минвәли Садриев, Исмәгыйль Кәримов башлап йөрделәр. Миндар Мостафин җитәкчелегендә, Минсәгыйт Мостафин, Илнар, Ленар, Раил Кашапов билгеләнгән ремонт-яңарту эшләрен тиз һәм сыйфатлы башкардылар.
    Матди яктан булышучылар да үзебезнең игелекле якташлар: Рифкать Мотыйгуллин, Рәфкать Хәммәтгалимов, Әкрәм һәм Радик Әхмәтҗановлар, Айрат Шакиров, Фоат Бикбов, Илдар Абдуллин күмәк эшкә иң зур өлеш керттеләр. Акчалата булышучылар йөздән дә күп.
    -Барысына да Аллаһының рәхмәте булсын, исәнлектә, тынычлыкта, муллыкта яшәсеннәр, матур, җылы мәчетләрдә ул-кызларыбыз, оныкларыбыз дин юлында булып, яхшы тәрбия, төпле белем алсыннар, - ди Мәүлет Гайнанов.- Аларга рәхмәт йөзеннән дога кылдык, Аллаһыбыз кабул итсен.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: