Ремонт эшләре тег белән яңалыклар
-
Чирмешән районында кыш көне дә ремонт бара
Бүген районда берничә объектта ремонт эшләре бара. Әйтик, Югары Чегодай һәм Әмир мәдәният йортларында капиталь ремонт үткәрелә, төзүчеләр, көннәрнең суык булуына карамастан, эшне туктатмыйлар. (архив фотосы). Әлеге мәдәният учреждениеләре тыштан да, эчтән дә яңа төс алачак. Кара Чишмә мәктәбе бинасында да капиталь ремонт программасы нигезендә байтак эш башкарганнар. Иске Үтәмеш...
-
Әмирдән Латыйп Насыйбуллинның өендә ремонт бара
Әмирдә яшәүче Латыйп абзый Насыйбуллиннның өендә берничә яңа тәрәзә куйдылар, утын ягып җылытучы яңа мич ясап бирделәр, электр уты да керттеләр. Инде өен эчтән һәм тыштан да матурларга керешәләр. 77 яшьлек ялгыз пенсионер хакында күптән түгел генә бер язган идек ("Латыйп абзыйга яңа пич кирәк", 30 ноябрь, 2016нчы ел саны)....
-
"Сөлчә"дә культиваторлар төзек килеш кыш чыгар
"Сөлчә" җәмгыятендә 146 тырманың барысын да төзәтеп куйганнар, инде культиваторларны сафка бастыралар. - 5 культиваторның өчесенә осталар кулы тиде дә, - ди җәмгыять рәисе Хәмзә Хамматов. - Аннары чәчкечләргә тотынабыз, алар бездә өчәү. Ремонтлый торган урын иркен, якты. Ремонт звеносы членнары - тракторчылар (әлегә тракторларына аерым эш юк) Шамил Минхәеров...
-
Чирмешән мәчете ремонтланды
Ремонттан соң Чирмешән мәчете яңа төс алды. Ап-ак стеналар, өр-яңа келәмнәр мәчетебезгә ямь биреп тора. Билгеле, бу күләмле эшне изге күңелле райондашларыбыздан башка башкарып чыгу мөмкин булмас иде. Аеруча нык булышкан Булат Латыйпов, Рифкать Хәммәтгалимов, Рияз Шәрифуллин, Минхановлар һәм Тәһаутдиновлар гаиләләренә, Илмир Камалов, Рифкать Камалов, Илгиз Хазбулатов, Юрий Фроловка барлык...
-
Нефтьчеләр Әмир клубын ремонтларга булыша
Әмир клубына якын көннәрдә төзүчеләр килергә тиеш. Әлеге мәдәният учагында ремонт үткәрүгә 5 миллион 700 мең сум акчаны нефтьчеләр бирәчәк. - Капиталь ремонт барышында түбәне яңарту, бинаны сайдинг белән тышлау, электр һәм җылыту челтәрен алмаштыру, су кертү һәм эчке якны матурлау, территорияне төзекләндерү күздә тотыла, - ди район мәдәният бүлеге...
-
Чирмешәндә 5 йортка капиталь ремонт ясала
Чирмешән авылында 2016 елгы капиталь ремонт программасына кертелгән йортларда планлаштырылган эшләрнең күп өлеше башкарылган да. -Биш йортка 2 миллион 300 мең сум акча бүленде, - ди Чирмешәннең торак милекчеләре ширкәте җитәкчесе Мәсхүт Хөсәенов. - Киләсе елга да шул кадәр акча биреләчәк, аңа Татарстан урамының 1нче һәм Совет урамының 3нче йортларында...
-
“Ромашка” августта кабат ачылачак
Район үзәгендәге "Ромашка" балалар бакчасында капиталь ремонт бара. Төзекләндерү эшләренә республика бюджетыннан 13 миллион 800 мең сум акча бирелгән. Биредә төзүчеләр тәрәзәләрне алмаштырганнар, стеналарны тигезләп штукатурлаганнар, идәннәрне ясаганнар. Электр үткәргечләрне дә яңартканнар. Башкарасы эшләр дә күп әле. Балалар бакчасын август аенда файдалануга тапшырырга планлаштыралар.
-
Чирмешәндәге күп фатирлы йортларның подъездларын ремонтлыйлар
Быел район үзәгендәге күп квартиралы биш йорт капиталь ремонт программасына кергән. Бу йортларның подъездлары ремонтлана. Бүген төзүчеләр бригадасы Татарстан урамындагы 3нче һәм Титов урамындагы 13нче йортларда эшли. Подъездларның стеналары шомартып буяла, идәннәргә плиткалар җәелә, подвал ишекләре алмаштырыла. Электр үткәргечләр һәм санагычлар үзгәртеп ясалган да. -Бер подъездга, эш өчен уртача 100...
-
Авылдашлар ярдәме белән Бәркәтә мәчетенә ремонт ясалды
Санаулы көннәр эчендә Бәркәтә мәчетенең түбәсе яңартып ябылды, нигезләре җылытылды. Бу эшне оештыруда мәчет имамы Дамир Ринатдин, Хәнфәт Сафиуллин, Минвәли Садриев, Исмәгыйль Кәримов башлап йөрделәр. Миндар Мостафин җитәкчелегендә, Минсәгыйт Мостафин, Илнар, Ленар, Раил Кашапов билгеләнгән ремонт-яңарту эшләрен тиз һәм сыйфатлы башкардылар. Матди яктан булышучылар да үзебезнең игелекле якташлар: Рифкать Мотыйгуллин,...
-
Подъездлар да матур булырга тиеш
Агымдагы елда район үзәгендә күп квартиралы биш йортта капиталь ремонт уздырылачак, бу максатларга барлыгы 2 миллион 338 мең сум акча тотылырга тиеш. -Бу йортларның һәммәсендә дә эшне башладык, - ди "Чирмешән" торак милекчеләре ширкәте идарәсе рәисе Мәсхүт Хөсәенов.- Әлегә, нигездә, монда электрчылар эшләде. Кайбер йорт подъездларында электр тимерчыбыклары, электр энергиясен...
-
Чирмешән районы хәбәрләре
Иске Кади урта мәктәбе котельныенда капиталь ремонт үткәрелгән. Биредәге дүрт казанның икесе яңага алмаштырылган. Балалар сәнгать мәктәбендә ел саен үткәрелүче этюдлар конкурсы гала-концертында халык уен кораллары, фортепиано, хореография бүлекләрендә шөгыльләнүче лауреатларга дипломнар тапшырылган. Конкурста рәсем сәнгате бүлеге укучылары да катнашкан, аларның эшләре залдагы күргәзмәгә куелган. Әккәрәй мәдәният йорты каршындагы "Щелкус"...
-
Чирмешән районында юллар ремонтлана
Чирмешәннең Титов урамында нык ватылган, чокыр-чакырлар күбәйгән юл капиталь ремонтланачак. Бу эш вакытында, үзәккә илтүче юл ябылып торырга да мөмкин. Әлегә монда су юлларын ясыйлар. Район мәдәният йорты каршында машиналар туктылышы урыны булдыру да планлаштырыла. Марат Гомәров фотосы.
-
Ремонтның кызган чагы
Яңа ел каникулларыннан соң, "Чирмешәнагрохимсервис" һәм "Уңдырышлылык" җәмгыятьләрендә җиң сызганып техникалар ремонтына керешкәннәр. Бүген җәмгыятьләр гаражында 4 автомашина һәм 2 трактор ремонтлана. Барысына да диярлек капиталь ремонт ясала, двигательләре төзәтелә. -Бер "КамАЗ"ның двигателен Яр Чаллыга ремонтка илттек, якын көннәрдә ул әзер була. Һәр механизатор үз техникасын язгы кыр эшләре вакытында...