Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Район хәбәрләре - бары “Безнең Чирмешән“дә

Район газетасына язылмыйча калган юк. Киләсе елның беренче яртысы өчен дә күптән заказ биреп куйдым. Быел бераз соңгарак калдым әле. Гадәттә, подписка башлану белән, хат ташучы өйгә кергәч языла идем. Күптән түгел генә хат ташучыбыз алышынды, шуңа газета-журналларга язылу өчен элемтә бүлекчәсенә үзем бардым. Нишләптер, бу арада почта да соңлап...

Район газетасына язылмыйча калган юк. Киләсе елның беренче яртысы өчен дә күптән заказ биреп куйдым. Быел бераз соңгарак калдым әле.

Гадәттә, подписка башлану белән, хат ташучы өйгә кергәч языла идем. Күптән түгел генә хат ташучыбыз алышынды, шуңа газета-журналларга язылу өчен элемтә бүлекчәсенә үзем бардым. Нишләптер, бу арада почта да соңлап килә башлады.
Район газетасын кулга алу белән авыл хуҗалыгы турындагы мәкаләләрне укыйм. Алдынгыларның уңышларына сөенәм, проблемаларына көенәм. Хәзер оныгым мәктәптә укый башлагач, мәктәп тормышы хакындагы яңалыклар белән дә кызыксынам.
"Ветераннар" хорында җырлагач, андагы иптәшләр белән газетадагы кайбер мәкаләләр турында фикер дә алышабыз.
Быел пасха бәйрәме алдыннан район газетасында минем киңәшләремне, кулич пешерү рецептымны бастырдалар. Газетада үзең турында уку, фоторәсемеңне дә күрү рәхәт икән. Моңа кадәр дә безнең хакта язганнары бар иде. Ул газеталарны истәлек итеп саклыйм.
Гомер буе районда яшәгәч, эшләгәч, танышлар күп. Газетада кемнедер котлауларын уку да - безнең өчен яңалык.
Юлия Сергеева.
Чирмешән авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined