Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешәндә яңа күпердән йөрибез

Чирмешәннең Заречная, Октябрьская, Мәктәп урамнарының көнчыгышында яшәүчеләр район үзәгенә чыкканда, юлны электән үк Зур Чирмешән елгасы аша салынган басма аша кичеп кыскартты. Җәй башында такталардан, киртәләрдән ясалган әлеге басма кышка кадәр хезмәт итә иде. Ул әлләни нык та түгел, тар гына була иде, кара-каршы килүче ике кеше моннан көч-хәл белән...

Чирмешәннең Заречная, Октябрьская, Мәктәп урамнарының көнчыгышында яшәүчеләр район үзәгенә чыкканда, юлны электән үк Зур Чирмешән елгасы аша салынган басма аша кичеп кыскартты. Җәй башында такталардан, киртәләрдән ясалган әлеге басма кышка кадәр хезмәт итә иде. Ул әлләни нык та түгел, тар гына була иде, кара-каршы килүче ике кеше моннан көч-хәл белән уза иде, хәтта суга төшеп китүең дә ихтимал. Әмма әлеге "уңайсызлыклар" өчен дә елганың сул ягында яшәүчеләр бик рәхмәтле иде.

Менә ниһаять җәяүлеләр өчен елга аша яңа, ышанычлы, җайлы күпер салынды. Әлеге эшләрне халыктан җыелган үзсалым акчасына башкардылар. Күпердән йөрү хәзер балалар, олылар өчен дә куркыныч түгел. Төрле учреждениеләргә, кибетләргә йөрергә һәрбер кешедә машина юк бит, ә болай турыдан йөрү күпләргә ансат.

Хәзер безнең Заречная урамы юлына асфальт түшәлгән, суүткәргеч бар, киләчәктә бәлки канализация дә булыр әле. Халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту буенча әлеге хезмәтләре һәм яңа күпер өчен, район һәм авыл җирлеге җитәкчелегенә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Роза Журавлева.

Чирмешән авылы.

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined рәхмәт Күпер