Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешән районында никах укыту “безобразие“ иде

Элек партия җыелышлары бик озакка сузыла иде. Гадәттә, көн тәртибендәге язгы чәчүгә, терлекләрне кышлатуга, сайлауларга әзерлек ише мөһим хуҗалык мәсьәләләреннән соң, "төрлеләр" башлана. "Төрлеләр" белән шундый бер җыелыш истә калган. Мәүлетова Фатыйманың эше тикшерелә. Ул - укытучы, үзе дин тота икән. Ике улын сөннәткә биргән. Моны тикшерү медбратка йөкләнгән (ул...

Элек партия җыелышлары бик озакка сузыла иде. Гадәттә, көн тәртибендәге язгы чәчүгә, терлекләрне кышлатуга, сайлауларга әзерлек ише мөһим хуҗалык мәсьәләләреннән соң, "төрлеләр" башлана.

"Төрлеләр" белән шундый бер җыелыш истә калган. Мәүлетова Фатыйманың эше тикшерелә. Ул - укытучы, үзе дин тота икән. Ике улын сөннәткә биргән. Моны тикшерү медбратка йөкләнгән (ул кушканны эшләргә тиеш). "Мин малайларның берсен тикшердем - сөннәтле, икенчесе - Чегодайда, әбиләрендә", - диде ул. Безобразие. Бу кеше мәктәптә эшләргә тиешме?!.
Балаларын җеназа укытып җирләгән өчен Барый абый Ризвановларның, Лашманда балаларын өйләндергәндә никах укыткан Ибраһим абыйларның да "начар" тәртипләре тикшерелде. Янәсе, алай ярамый! Җыелышларда шундый хәлләр дә була иде.
И, Алла, нәрсәгә кирәк булды икән бу күз буяулар?! Нахак ялалар, кимсетүләр. Дингә каршы көрәш дип, әләкләүләр аркасында болай да күпме галимнәр, зыялы бәндәләр юк ителгән бит. Бер генә дин дә, югыйсә, начарлыкка өйрәтми. Изгелекләр кылып яшә! Көнче булма, хөсетлек кылма - сәламәт булырсың. Булганына канәгать бул - бай булырсың. Дин шулай, ди.
Фатыйма әбиегез Мәүлетова.
Утыз Имән - Яр Чаллы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы никах укыту партия җыелышы