Чирмешән районында никах укыту “безобразие“ иде
Элек партия җыелышлары бик озакка сузыла иде. Гадәттә, көн тәртибендәге язгы чәчүгә, терлекләрне кышлатуга, сайлауларга әзерлек ише мөһим хуҗалык мәсьәләләреннән соң, "төрлеләр" башлана.
"Төрлеләр" белән шундый бер җыелыш истә калган. Мәүлетова Фатыйманың эше тикшерелә. Ул - укытучы, үзе дин тота икән. Ике улын сөннәткә биргән. Моны тикшерү медбратка йөкләнгән (ул...