Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Быел бездә Сабантуй булмады

Быел безнең авылда Сабантуй үткәрмәделәр. Ничектер кимсенеп, хурланып куйдык. Әмирдә һәм Яшәүчедә бәйрәм оештыруларыннан соң тагын әллә ничек булып китте. Әмирдә Авыл көнен инде ничә ел Сабан туе дәрәҗәсенә җиткереп үткәрүләре мактауга лаек. Ике бертуган якташлары хисабына шулкадәр тамаша. Аларның да артык акчасы юктыр, әмма туган авыллары хакына малларын кызганмыйлар....

Быел безнең авылда Сабантуй үткәрмәделәр. Ничектер кимсенеп, хурланып куйдык. Әмирдә һәм Яшәүчедә бәйрәм оештыруларыннан соң тагын әллә ничек булып китте.

Әмирдә Авыл көнен инде ничә ел Сабан туе дәрәҗәсенә җиткереп үткәрүләре мактауга лаек. Ике бертуган якташлары хисабына шулкадәр тамаша. Аларның да артык акчасы юктыр, әмма туган авыллары хакына малларын кызганмыйлар. Башка хәлләрдә дә ярдәм итәләр икән Әмирнең патриот егетләре. Газетадан укып белдек, Чирмешәндә мәчет тә салдыралар икән әле.
Яшәүчедә авыл бәйрәме чыгымнарын бөтен авыл, читтә яшәүче таныш-белеш, якташлар, бергә күтәреп оештыра, диләр. Яшәүче зур торак пункт та түгел бит. Иң мөһиме - аларда оештыра белүчеләр, сүзләре үтүчеләр бар, иренмиләр.
Авылдашларым үпкәләмәсен, йөрәгем сыкрап, башкаларга көнләшеп язам бу мәкаләне. Бездә юкмыни соң хәлле кешеләр? Бар алар, күп алар, әмма оештыручы, алдан йөрүче юк. Шуңа да Сабан туе кебек зур бәйрәмдә дә без күршеләргә чыгып китәбез, хурланып кайтабыз. Үзем оештырып йөрер идем дә, яшем ул түгел, олыгайдым...
Исемемне язмыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшәүче Әмир авылы Сабантуй