Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Ачуландырсаң, җирнең ярсуы яман

Табигатьне яратмаган кеше юктыр инде ул. Тик аны ярату гына җитми, булганын саклый, кадерли белергә дә кирәк. Җир бит тере җан иясе сыман, аның балансын боздыңмы - ул ачулана, үч ала, селкетеп җимерә, көйдерә, суга батыра... Каладан туган авылыма, нигез йортка кайту белән мин бакчам тирәләренә илле төпкә якын агач...

Табигатьне яратмаган кеше юктыр инде ул. Тик аны ярату гына җитми, булганын саклый, кадерли белергә дә кирәк. Җир бит тере җан иясе сыман, аның балансын боздыңмы - ул ачулана, үч ала, селкетеп җимерә, көйдерә, суга батыра...

Каладан туган авылыма, нигез йортка кайту белән мин бакчам тирәләренә илле төпкә якын агач үсентесе утыртып чыктым. Яраткан юкә агачларым хәзер коймадан бераз биегәеп үсеп, кайсыберләре чәчәк тә ата башладылар. Аның шифалы, хуш исле чәчәкләренә сүрәле бал кортларының безелдәп очып куну мизгелләре күңелгә үзенчә тынычлык, җылылык бирә. Юкә агачы тиз үсә, аңа каргалар да ояламый. Карга дигәннән, аларның тавышлары колакка үтә ягымсыз, шомлы. Өстәвенә, алар авыру таратучы кошларның берсе. Явыз каргалар җиләк-җимеш бакчаларына һөҗүм итеп, шытып чыга башлаган яшь үсентеләргә зыян салалар, хәтта виктория җиләкләрен дә чүпләп, өзгәләп китәләр, алмаларны чукыйлар. Синең ясап куйган карачкыларыңа да да исләре китми. Карга картайган тал. тирәк һәм каен агачларына ояларга ярата. Шул агачларны юк итеп кенә кара кошлардан котылырга була. Артык күп каргалы авыл ямьсез, хуҗасыз авыл ул.

Бу ел - экология елы. Экологиянең яшеллеккә күпкә бәйле икәнлеген барыбыз да яхшы белә. Районыбыз экологы, урман хуҗалыгы белән элемтәгә кереп, зәңгәр чыршы үсентеләрен кайгыртып, аларны авылларда тарату, сатуны оештырып җибәрә алса - аңа дан һәм хөрмәт. Ник дисәң, зәңгәр чыршы бик гүзәл, кышын да бик купшы. Аның матурлыгы, төзлеге күзләрне шатландыра. Ул агачны утыртырга теләүчеләр аз булмас дип уйлыйм.

Һәр кеше үз гомерендә, ким дигәндә, бер агач булса да утыртырга тиеш, дигән әйтем бар. Үзең утыртып, үстереп калдырган агачың - ул синең истәлегең.

Самат Ризванов.

Утыз Имән авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined