Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Йөклелек һәм бала тапкан өчен пособиеләр автомат рәвештә исәпләнеләчәк

Киләсе елдан йөклелек һәм бала тапкан өчен, бала туганнан соң бер тапкыр бирелә торган пособиеләр эшләүче гражданнарга проактив режимда билгеләнәчәк.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге төр түләүләрне алыр өчен гариза язарга кирәк булмый.

Моннан тыш, хезмәткәрләрнең вакытлыча эшкә яраксызлык турындагы бюллетеньнәре электрон форматка күчерелә. Шул сәбәпле, киләсе ел башыннан хезмәткәрләргә әлеге бюллетень буенча түләү алу өчен эш бирүчегә белешмә тапшырырга кирәк булмый.

Хөкүмәтнең әлеге карар проекты Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгың иҗтимагый фикер алышуына куелган.

Социаль иминиятләштерү фонды (ФСС) белән эш бирүченең үзара элемтә кагыйдәләре дә үзгәрә. 2022 елның 1 гыйнварыннан вакытлыча эшкә яраксызлык бюллетенен электрон документ рәвешендә теркәү мәҗбүри булачак.

Пособиене билгеләү һәм түләү иминиятләштерүче фонд тарафыннан турыдан-туры оештырыла. Социаль иминиятләштерү фонды хезмәт хакының күләме, йөклелек һәм бала табу ялына китү турындагы мәгълүматларны эш бирүченең үзеннән, ә бала туу факты турында белешмәне Гражданлык хәлләре актларын теркәү (ЗАГС) системасы аша алачак.

Йөклелек һәм бала табу, шулай ук бала тууга бәйле пособиеләрне фонд әлеге мәгълүматларга нигезләнеп билгели, диелә.

"Ватаным Татарстан"

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев