Владимир Путин ковидтан прививка ясатачак
Белеп торыгыз

Владимир Путин ковидтан прививка ясатачак

Дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков Россия Президенты Владимир Путинның коронавирустан прививка ясатачагы турында белдергән. Аның әйтүенчә, Президент бу хакта шәхсән үзе сөйлиячәк. Дмитрий Песков Президентның, һичшиксез, COVID-19 инфекциясеннән прививка ясатачагы турында әйтүен ассызыклаган.

— Ул прививка ясату карарына килүен әйтте. Президент моның өчен кирәкле барлык эшләрнең төгәлләнүен, барлык шартларның үтәлүен генә көтә, – дип белдергән Песков.

Моңа кадәр Беренче каналның алып баручысы Максим Шәрәфетдинов ковидтан соң үзен начар хис итүе турында сөйләгән булган. Шуңа күрә ул прививка ясатканнан соң икенче көнгә бернининди эш планлаштырмаска киңәш иткән, "Ватаным Татарстан" хәбәр итә.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев