Венера Ганиеваның ире, опера театрының тавыш режиссеры Камил Фәйзрахманов вафат
Белеп торыгыз

Венера Ганиеваның ире, опера театрының тавыш режиссеры Камил Фәйзрахманов вафат

Камил Фәйзрахманов озак еллар тавыш режиссеры булып эшләде.

Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы, яраткан җырчыбыз Венера Ганиеваның ире Камил Фәйзрахманов вафат булган. Бу хакта «Шәһри Казан» хәбәр итә.

Киләсе елның август аенда аларның гаилә коруларына 35 ел булган булыр иде.

Камил Фәйзрахманов 40 елдан артык тавыш режиссеры булып эшләде. Соңгы елларда ул Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры театрында хезмәт куйды.  

Подробнее: tatar-inform.tatar

фото: Камил Фәйзрахманов һәм Венера Ганиева 2016 елда

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев