Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Вакцина ясатканнан соң коронавирусның ничек узуы билгеле

Прививка инфекциядән тулысынча сакламый, әмма авыруның җиңел узуын тәэмин итә, ди белгеч.

Вакцинация кешене коронавирустан тулысынча сакламый, әмма ковидны җиңел формада уздырырга ярдәм итә. Бу хакта инфекционист һәм вакцинолог Евгений Тимаковка сылтама белән "Татар-информ" яза.  

«Вакцинация иммунитет көрәшкә әзер булсын өчен ясала», — дип аңлатты белгеч.

Шулай итеп Евгений Тимаков Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попованың вакцина коронавирус йоктырудан изоляцияләми, әмма авыруның катлаулы формасыннан һәм үлем куркынычыннан саклый дигән фикеренә җавап бирде.

Табиб сүзләренчә, вакцина ясаткан кешедә вирус процессы башлануның икенче көнендә үк актив иммунитет барлыкка килә.

«Кеше инфекцияне җиңел, симптомсыз формада, өйдә генә утырып, сәламәтлеге турында кайгырмый һәм артык дарулар кабул итми генә уздырачак», — диде ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев