21 сентябрьдән 26 октябрьгә кадәр район мәктәпләрендә “Китапка икенче тормыш бүләк ит” акциясе бара.
Әлеге акциянең максаты - мәктәп китапханәләрен тулыландыру. Укучылар моңа бик актив кушылдылар.
Кемдер үзе яратып укыган әкиятләрен башклар белән бүлешә, икенчеләре кызыклы романнар, энцеклопедияләр алып килә. Бу китапларның һәрберсе алтынга тиң, алар үз укучыларын табачак һәм яңа эмоцияләр бүләк итәчәк.
Нет комментариев