Җәяү йөрү кан басымын төшерергә генә түгел, йөрәк ишемиясе һәм 2нче типтагы шикәр диабеты куркынычын киметергә дә ярдәм итә.
Көн саен 1,5–3 чакрым җәяү йөрү кәефне күтәрә, фикерләү сәләтен яхшырта.
Кан басымы югары булган кешеләрнең туклану рационы магнийга бай булырга тиеш. Урман чикләвеге, соядан әзерләнгән ризыклар һәм яшел тәмлеткечләр куллану организмны магний белән тәэмин итә.
Көненә 800–1200 миллиграмм кальций куллану кан басымын төшерүгә булыша. Моннан тыш, кальций сөякләрне ныгыта. Ул күрәгәдә, инжирда, ысланган балыкта һәм сөт ризыкларында күп.
Кан әйләнеше начарлануы һәм баш авыртканда, көн саен берәр стакан балан согы эчү файдалы.
Чи бәрәңге согын көненә өч тапкыр, ашарга ярты сәгать кала эчү дә авырудан арынырга ярдәм итә ала.
Нет комментариев