Түбән Кәминкәдән Нияз Гайнуллин 6 яшендә уйнарга өйрәнгән тальянын әле бүген дә кулына еш ала, көйләр чыгара.
Балачактан килгән моң
Заманында әлеге уен коралын аңа әти-әнисе алып биргән, бүләкне ул әле дә кадерләп саклый.
-1966 елгы – 60 еллык тальяным әле дә сынатмый: тавышы яхшы, сызгырмый, ят тавышлар да чыгармый. Бик сагынганда уйнап җибәрәм әле аңарда, - дип сөйләде Нияз Габделхак улы. – Әтием (мәрхүм) гармунда оста уйный, бик матур җырлый иде, тальянда уйнарга да ул өйрәтте.
Исәнмесез, Җәмилә!
Хәлең ничек, Мәдинә?!
Нияз абый беренче өйрәнгән җырын бүген дә яхшы хәтерли, аны безгә дә җырлап күрсәтте:
Исәнмесез, Җәмилә!
Хәлең ничек, Мәдинә?
Чәй эчәргә килгән идем,
Әнигә әйтми генә.
Җыр-моңга хирыс малай бераз соңрак хромкада уйнарга өйрәнә. Халык алдына чыгып башкарган беренче җырын да хәтерли ул. Бу җыр - әтиләр турында, газиз кешеләрен югалткан авылдашлар аны күз яшьләре аша тыңлаган. Моңлы бала менә шулай малай вакытта ук якташларын елата.
“Почетлы” гармунчы
Ул елларда Түбән Кәминкәдә гармунчылар күп булса да, барысы да “почетта” йөргән. Нияз абый яшүсмер вакыттан ук солдат озату кичәләрендә гармун тартып, халыкны җырлаткан. Авылда узган туйлар, шулай ук башка мәҗлесләр дә гармунчысыз узмаган.
Беренче хезмәт хакына - баян
Соңрак якташыбызның күңеле баянга тартыла.
-Чирмешәндә автоколоннага эшкә кергәч, 1982 елда, беренче хезмәт хакыма “Мелодия” дип аталган баян сатып алдым. Хәзер дә уен коралларына тузан төшермим, өйдә ялгызым гына калганда гармун тартам, кичләрен капка төбенә чыгып та җырлап утырам, - ди ул. – Гел уйнарга кирәк, озаграк кулга алмый торсаң, бармаклар төймәләрне оныта башлый.
“Ак калфак” ансамбле һәм “слухач” осталыгы
Нияз Гайнуллин авылда оешкан “Ак калфак” ансамбле гармунчысы. Алар Әмир Гарифуллин белән икәү аккомпаниаторлык итәләр: берсе – гармунда, икенчесе – баянда.
-Безнең кебекләрне “слухачлар” диләр. Чөнки без көйне нота буенча түгел, ә үзебез ишеткәнчә уйныйбыз, - ди гармунчы. – Кемнәргәдер профессионал музыкантлар уйнавы ошаса, кайберәүләр “слухачлар”ның чыгышларын үз итә.
Гармунчы ник көенә?
Түбән Кәминкә элек-электән гармунчылар авылы булып танылган. 2014 елда монда оештырылган гармунчылар бәйрәменә, бу авылдан чыккан 20ләп оста җыелган. Тик хәзер андыйлар бармак белән генә санарлык, дәвамчылар юк. Бу хәл Нияз абыйны да борчый.
-Юк шул хәзер гармунда уйнарга өйрәнергә теләүчеләр. Үзебезнең улыбыз мәктәп елларында бу шөгыльгә өйрәнгән булса да, хәзер уйнамый. Ә менә оныгыбыз – аның кызының теләге бар, “Бабай, өйрәт әле,” дип сорый. Монысына күңелем сөенә, - ди ул.
Нет комментариев