Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Түбән Чегодай зираты яктырып калды

Түбән Чегодай авылы зиратын агачлардан, куаклардан чистартканнар. Бу эш турында август аенда узган халык җыенында килешкәннәр иде. Аны башкарып чыгу өчен һәр йорттан 1 мең 500 сум акча да җыйганнар. - Бик зур эш эшләнде. Авылдашлар да канәгать. Зират иркенәеп, яктырып китте бит. Дөрес, бераз эш калды әле монда, чүп...

Түбән Чегодай авылы зиратын агачлардан, куаклардан чистартканнар.

Бу эш турында август аенда узган халык җыенында килешкәннәр иде. Аны башкарып чыгу өчен һәр йорттан 1 мең 500 сум акча да җыйганнар.
- Бик зур эш эшләнде. Авылдашлар да канәгать. Зират иркенәеп, яктырып китте бит. Дөрес, бераз эш калды әле монда, чүп -чарны җыештырып чыгарырга кирәк, калган төпчекләрне дә нәрсә булса да эшләтәсе бар, - ди бу эшне оештыручыларның берсе Мәсхүт Хөсәенов. - Барлыгы 140 мең сум акча җыелган иде. Аның күп өлешен эшчеләргә түләдек, бер өлешен агачлар кискән вакытта җимерелгән чардуганнарны төзекләндерергә тотачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чардуган Түбән Чегодай зираты