«Татмедиа» басмаларын - 13 процентлы ташламалы бәядән
Белеп торыгыз

«Татмедиа» басмаларын - 13 процентлы ташламалы бәядән

«Көзге ташламалар декадасы» акциясе 1-11 октябрь көннәрендә үткәрелә.

Акция 11 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк, - дип яза  «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Ташлама 2021 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылган очракта бирелә. Чара «Россия почтасы»ның «Көзге ташламалар декадасы» акциясе ярдәмендә үткәрелә.

Бу чорда республика, шәһәр һәм район газета-журналларына ташлама белән язылырга мөмкин. Теләсә кайсы почта бүлегендә яки онлайн рәвешендә акциядә катнашып, яраткан басмаларыңны өеңә яздырып алу мөмкинлеге бар.

Акциядә http://tatmedia.ru/podpiska/ сылтамасы буенча «Татмедиа» сайтында да катнашып була.

 

 


Нет комментариев