Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Татарстанда яшен, томан һәм көчле җил көтелә

Бүген Татарстан территориясендә һава торышының бозылуы көтелә. Республикада яшен һәм көчле җил булачак.

Көндез һәм кич урыны белән яшен булуы мөмкин. Бу хакта Татарстанның гидрометеорология үзәге кисәтә.

Көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитүе ихтимал.

Шулай ук синоптиклар якын тәүлекләрдә җылы һава сакланасын әйтә. Төнлә белән температура 10-15 градус җылы, көндез исә җылылык 20-25 градусны тәшкил итә.

Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, бу нормадан биш-алты градуска артыграк.

"Ватаным Татарстан"

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев