Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Татарстанда “Уңайлы мохит” программасы буенча 900 объект җайлаштырылган

2018 елда 25 объектта физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә уңайлыклар тудырылачак. (Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ», Динара Сираҗиева). Татарстанда "Уңайлы мохит" программасы буенча 872 объект физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен җайлаштырылган. Соңгы җиде елда әлеге юнәлештә беренче чиратта сәламәтлек саклау, социаль яклау һәм мәшгульлек, һөнәри белем бирү, мәдәният объектларында тиешле уңайлылыклар тудырылды....

2018 елда 25 объектта физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә уңайлыклар тудырылачак.

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ», Динара Сираҗиева). Татарстанда "Уңайлы мохит" программасы буенча 872 объект физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен җайлаштырылган.

Соңгы җиде елда әлеге юнәлештә беренче чиратта сәламәтлек саклау, социаль яклау һәм мәшгульлек, һөнәри белем бирү, мәдәният объектларында тиешле уңайлылыклар тудырылды. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен 1 710 подъездда һәм җәяүлеләр кичешендә, шулай ук начар күрүче инвалидлар яшәгән 30 йортта тиешле чаралар күрелде.

2017 елда "Уңайлы мохит" программасын финанслау 100,5 миллион сумны тәшкил итте, 108 объект адаптацияләнде.

2018 елда 25 объект җайлаштырылачак. Быел финанслау 26,9 миллион сум күләмендә каралган.

tatar-inform.tatar фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined белеп торыгыз Уңайлы мохит программасы буенча 900 объект җайлаштырылган

2
X