Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Студентлар юлда бушлай йөри башларга мөмкин

ЛДПРның Дәүләт Думасындагы фракциясе “Россия Федерациясендә белем бирү турында” федераль законга өстәмәләр кертү буенча закон проекты әзерләгән.

Анда вузлар студентлары һәм техникумнарда укучыларның һәммәсенә шәһәр җәмәгать транспортында бушлай йөрү хокукын бирү күздә тотыла.

Исегезгә төшерәбез: илнең кайбер төбәкләрендә студентларга ташламалы “проездной”лар рәвешендә билгеле бер ярдәм күрсәтелеп килә. ЛДПР фракциясе төрле төбәкләрдәге студентлар арасында тигезсезлек булмасын өчен шундый тәкъдим белән чыккан. Шул ук вакытта Татарстанда да студентларга карата җәмәгать транспортында йөрүгә бернинди дә ярдәм каралмаган.

Әлеге закон проектын эшләүчеләрнең берсе – Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов.

"Ватаным Татарстан"

фото: https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X