Синоптиклар июль ахырына һава торышын фаразлады
Белеп торыгыз

Синоптиклар июль ахырына һава торышын фаразлады

Татарстанда июль азагында уртача һава температурасы нормадан югарырак булачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәгендә хәбәр иттеләр.

Тулаем республика буенча норма – 20,3, ә Казанда 20,9 градус җылылык санала. Шул ук вакытта 21-30 июльдә уртача температура бу күрсәткечләрдән 1 градуска югарырак булыр дип көтелә.

Бүген Татарстанда кыска вакытлы яшенле яңгырлар көтелә. Төнлә +15 градус, көндез +27 градус булачак.

чыганак


Нет комментариев