Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Санлы телевидениегә күчү барышында компенсация каралган

ТР Министрлар Кабинеты Карары белән санлы телевидениегә күчү барышында социаль якланмаган категория гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтү максатыннан 2019 елда санлы телевизион приставка һәм антенна алуга киткән чыгымнар өчен компенсация каралган.

Санлы телевидение сигналларын начар кабул итүче торак пунктларда тәлинкәле ТВ (спутниковое телевидение) җиһазлары урнаштыручыларга бер тапкыр 7300 сумлык компенсация биреләчәк.

Безнең районда бу исемлеккә Бәркәтә, Утыз Имән, Иске Котыш, Яшәүче һәм Светлогорск авыллары кертелгән. Телгә алынган әлеге алты авылында яшәүче гаиләләргә тәлинкәле ТВ җиһазлары сатып алу, урнаштыру һәм көйләүгә билгеләнгән компенсация алу өчен аерым шартлар каралган. Шуларның иң мөһиме- гаиләдә җан башына айлык керем бүген 13755 сумнан да артмаса гына  дәүләтнең бу төр ярдәменә өметләнергә мөмкин. Компенсация граҗданнарның банкларда ачылган шәхси исәпләренә район халыкны социаль яклау идарәсе аша күчереләчәк.

Компенсация билгеләү өчен 2019 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча түбәндәге документларны тапшырырга кирәк:

-шәхесне раслаучы документ;

-компенсация билгеләү турында гариза (банкта яисә башка кредит оешмасында ачылган счет реквизитларын күрсәтү мәҗбүри);

-мөрәҗәгать итүченең һәм гаилә әгъзаларының гариза язган айдан алдагы өч календарь айда керемен раслаучы документлар;

-санлы  телевидение сигналы кабул итү өчен сатып алынган санлы телевизион приставка һәм антеннага түләгәнлекне раслаучы документ.

Моңардан тыш санлы   телевидениегә күчү барышында социаль якланмаган аерым категория гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтү максатыннан телевизион приставка һәм антенна алуга киткән чыгымнар өчен компенсация каралган.

Компенсация санлы телевидение приставкасы яки телевизион антеннаның фактик бәясе күләмендә биреләчәк, ләкин һәр төр җиһаз буенча 1000 сумнан артык түгел.

Компенсация алу хокукы гражданнарның түбәндәге категорияләренә бирелә:

- җан башына уртача керемнәр  яшәү минимумыннан түбәнрәк булган, айлык пособие алучы күпбалалы гаиләләргә;

- җан башына уртача керемнәр  яшәү минимумыннан түбән булган, айлык пособие алучы инвалид балалары булган гаиләләргә,

- 70 яшькә җиткән һәм өлкәнрәк яшьтәге ялгыз яшәүче пенсионерлар (пенсионерлардан торган гаиләләр), җан башына уртача керемнәр  20000 сумнан артмаган гаиләләргә;

- җан башына уртача кереме 20 000 сумнан артмаган ялгыз яшәүче инвалидлар (инвалидлардан торган гаиләләр).

Компенсация билгеләү өчен 2019 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча яшәү урыны буенча районның  матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге бүлегенә мөрәҗәгать итәргә һәм түбәндәге документларны тапшырырга кирәк:

-йорт хуҗалыгының һәр әгъзасының компенсация билгеләү турында гариза биргән айдан алдагы өч ай эчендә керемнәрен раслаучы  документлар;

-санлы  телевидение приставкасы һәм (яки) санлы телевизион тапшырулар сигналын кабул итү өчен телевизион антенналар сатып алынганлыкны раслаучы документ.

Шул ук вакытта балага айлык пособие алучы гаиләләр керемнәре турында документлар бирүдән азат ителә.

Белешмәләр өчен телефон: 8-84396 -2-26-34

фото из архива

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев