Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Салкында машина кабынмаса нишләргә?

Киң таралган проблемаларның берсе - ягулык мичкәсе төбендә җыелган су кату.

Көчле салкыннар бензинда эшли торган машинага зыян китерергә мөмкин. «Аргументы и факты» экспертлары каткан машинаны эшләтеп җибәрү ысулы хакында сөйләгән. 

Киң таралган проблемаларның берсе — ягулык мичкәсе төбендә җыелган су кату. Бу хәл фильтр эчендә яки ягулык насосының сеткасында булырга мөмкин. Детальләргә бәс җыелган урын табылса, аларны кайнар су белән җылытырга яки җылы бинага алып кереп торырга кирәк.

Салкында машина ватылмасын өчен, мичкәгә гади спирт салырга киңәш ителә, ул торбаларда су катуын булдырмый.

Белгечләр сүзләренчә, салкында бензинның парга әверелүе дә бозыла, бу машинаны эшләтеп җибәрүгә йогынты ясый. Гадәттә, кышкы бензин урынына канистрадан җәйге бензин салган очракта шундый проблема чыга. Моны бетерү өчен торбаларны чүпрәк-чапрак белән төреп, җылы су белән чылатырга кирәк, диелә хәбәрдә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев