Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Рәгаиб кичәсен ничек уздырырга?

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Рәгаиб кичәсе уңаеннан мөрәҗәгать белән чыкты.

– Бүген — Рәгаиб кичәсе. Ул изге Рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы төнгә туры килә. Риваятьләрдә Рәгаиб кичәсендә безнең сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәднең әти-әнисе – Габдулла белән Әминә никахлашкан дип хәбәр ителә. Аллаһы Илчесе ﷺ үзе үк бу төн турында болай дип әйткән: “Рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы төнне ваемсызлыкта үткәрмәгез. Чөнки бу төнгә фәрештәләр Рәгаиб дип исем кушканнар”.

Рәгаиб кичәсендә Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укырга, догалар кылырга, төнне нәфел намазлар укып үткәрергә киңәш ителә. Бу көн вә кичәнең без белмәгән бик күп хикмәтләре бардыр. Бу кичәдә хәлебездән килгән кадәр гыйбадәтләребезне, догаларыбызны кылырга, тәүбәләребезне арттырырга кирәк, начар вә ямьсез гамәлләрдән ерак торырга тиешбез. Пәнҗешәмбе көнендә исә ураза тоту саваплы булыр, "Ватаным Татарстан" хәбәр итә.

Барлык дин кардәшләремне Рәгаиб кичәсе белән тәбрик итәм һәм бу төн Татарстанның һәр гаиләсе өчен иминлек һәм бәрәкәткә ирешү чарасы булуын сорап, догалар кылам, — диелә мөрәҗәгатьтә.

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев