Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Район башлыгы “Якыннарыңны яздыр” акциясенә кушылды

Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да массакүләм мәгълүмат чараларына язылу кампаниясе кысаларында "Якыннарыңны яздыр" дип аталган социаль акциягә кушылды. Әлеге акция барышында теләге булган һәркем якыннары исеменә адресланган газета - журналларга подписка рәсмиләштерә ала. Матбугат чараларына туганнарны гына түгел, башка кешеләрне дә: ярдәмгә мохтаҗ, сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен яздырырга мөмкин. Фердинат...

Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да массакүләм мәгълүмат чараларына язылу кампаниясе кысаларында "Якыннарыңны яздыр" дип аталган социаль акциягә кушылды.

Әлеге акция барышында теләге булган һәркем якыннары исеменә адресланган газета - журналларга подписка рәсмиләштерә ала. Матбугат чараларына туганнарны гына түгел, башка кешеләрне дә: ярдәмгә мохтаҗ, сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен яздырырга мөмкин.
Фердинат Мидхәт улы Урманасты Үтәмештән күп балалы Ләйлә Халикованы һәм озак еллар район хакимиятендә эшләп лаелы ялга чыккан Мария Титованы, 2017нче елда алдыру өчен, район газетасына яздырды.
-Мин үзем район газетасын рус һәм татар телендә дә алдырам, - ди район башлыгы. - Әүвәл беренче биттәге яңалыкларны укып чыгам, аннан соң инде башка язмалар белән танышам. Район газетасыннан тыш, "Ватаным Татарстан", "Республика Татарстан", "Әлки хәбәрләре" газеталарына һәм "Татарстан" журналына язылам. Район башлыгы һәрвакыт дөньядагы яңалыклардан хәбәрдәр булырга тиеш, дип уйлыйм.
Фердинат Дәүләтшин район газетасында авыл кешеләре, хезмәт алдынгылары, ветераннар турында, авыл хуҗалыгына кагылышлы мәкаләләр күбрәк булсын иде дигән теләк тә белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы район башлыгы Дәүләтшин