Шуңа күрә ул, үзе әйтүенчә, берничә көн дәвамында үзизоляциядә утырырга мәҗбүр.
Россия Президенты Владимир Путин белдергәнчә, аның белән якыннан аралашучы бер, ике генә түгел, ә берничә дистә кеше ковид белән авырып киткән.
“Кызганычка, ахыр чиктә Дүшәнбегә сәфәремне кичектерергә туры килде. Бик кызганыч, әмма бу, инде сез белгәнчә, минем белән якыннан аралашучыларда коронавирус очраклары ачыклануга бәйле”, – дигән бүген Россия Президенты, Күмәк иминлек турында килешү оешмасы (ОДКБ) саммитында видеоэлемтә аша ясаган чыгышында.
“Чирләүчеләр берәү, икәү генә түгел, ә берничә дистә кеше”. – дип өстәгән ул.
“Инде хәзер берничә көн дәвамында үзизоляция режимын сакларга кирәк булачак”, – дигән Путин һәм чарада катнаша алмавы өчен гафу үтенгән.
Россия Президенты ОДКБ саммитында катнашучылар белән аерым-аерым кул биреп күрешә, аларны коча алмавын кызгану хисе белән билгеләп үткән. “Без, әлбәттә, дистанцияле режимда булса да, оешмабыз алдында торучы төп мәсьәләләрне хәл кылу белән кызыксынабыз”, – дип басым ясап әйткән ул.
Нет комментариев