Аяклар еш шешенсә, сидек капчыгын тикшертергә кирәк. Никадәр алданрак булса, шуның кадәр яхшырак. Яман шешнең инде азганлыгын күрсәтергә мөмкин бу.
“Бәвелдә кан булу, бәвел бүленеп чыкканда авырту-әчетү, еш сидертү кебек билгеләргә игътибарлы булырга кирәк. Шулай ук бил, эч авырту да сагайтырга тиеш. Боларның барысы да сидек капчыгында яман шеш билгеләре булырга мөмкин”, – дип аңлаткан табиб-уролог Джереми Оутс.
Аның әйтүенчә, шушы билгеләргә тап булган очракта тиз генә терапевтка күренү шарт. Ул диагноз кую мөмкинлеге бирердәй тикшеренүгә җибәрәчәк.
Нет комментариев