Чирмешән авыл җирлеге территориясендәге инде юкка чыккан Липки, Титов поселокларының зират тирәләрен тотып алдылар. Әлеге изге эшләр халыктан җыелган үзсалым акчасына башкарылган.
Зират кырыйларына тимер торбалар утыртып, каберлекләрне иллеле калын агач борыслар белән дүртәр рәт ясап әйләндереп алганнар. Барлыгы 120 шәр метр озынлыкта.
-Коймаларны буяп та куячакбыз. Свобода, Сотников поселоклары...
Чирмешән авыл җирлеге территориясендәге инде юкка чыккан Липки, Титов поселокларының зират тирәләрен тотып алдылар. Әлеге изге эшләр халыктан җыелган үзсалым акчасына башкарылган.
Зират кырыйларына тимер торбалар утыртып, каберлекләрне иллеле калын агач борыслар белән дүртәр рәт ясап әйләндереп алганнар. Барлыгы 120 шәр метр озынлыкта.
-Коймаларны буяп та куячакбыз. Свобода, Сотников поселоклары каберлекләре исә төсле калай белән тотылачак. Анда да эшне башладык, - ди әлеге гамәлләрне башкаручы "Щит" җәмгыяте җитәкчесе Фәрхад Мортазин.
Нет комментариев