Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Мендәр бәхет китерсен өчен...

Нишләргә кирәклеген беләсезме?

Мендәрсез яшәүчеләр юктыр. Кемдер кечкенә мендәр ярата, кемгәдер биек мендәр кирәк... Ә мендәр белән бәйле бик күп сынамышлар барлыгын белә идегезме? Аларга ышансак, мендәрне дөрес кулланып, күп күңелсезлекләрне урап узып була икән.

Мәсәлән, чит кеше мендәрендә йокларга һич ярамый икән. Белгечләр мендәрнең кеше энегриясен туплый алуына ышана. Ә негатив энергияле кеше йоклаган мендәргә башыгызны салсагыз, сезгә аның негативы күчәргә мөмкин. Ә шуннан тормышка күңелсезлекләр килә башлый... Шуный өчен белгечләр кайдадыр кунарга кирәк булганда, үзең белән кечкенә булса да мендәр алырга киңәш итә.

Ике мендәрдә йокларга яратучылар бар. Ләкин гаиләле кеше берүзе ике мендәрдә йокласа, яхшыга түгел икән. Тиздән ул хыянәт турында ишетергә мөмкин. Ә менә гаилә корырга теләүче кеше ике мендәрдә йокласа, яхшы икән.

Мендәр тышын чигәргә яратасызмы? Бик яхшы! Гаиләгез тату булачак.

Ә менә тишек мендәрләрне текмәгез. Я ташлагыз, я тышын алыштырыгыз. Югыйсә, алданырга мөмкинсез икән...

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев