Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Өлкәннәргә – кәрәзле телефон

1 октябрьдән республикада "Шәфкатьле телефон" хәйрия акциясе старт ала. Әлеге чараның төп максаты - өлкән яшьтәге ялгыз яшәүче кешеләрне һәм инвалидларны кесә телефоннары белән тәэмин итү. Безнең районның социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре 180 райондашыбызга хезмәт күрсәтә. Шуларның 136сында кәрәзле телефон юк икән. - Ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең теләсә кайсы вакытта врачны,...

1 октябрьдән республикада "Шәфкатьле телефон" хәйрия акциясе старт ала.


Әлеге чараның төп максаты - өлкән яшьтәге ялгыз яшәүче кешеләрне һәм инвалидларны кесә телефоннары белән тәэмин итү.

Безнең районның социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре 180 райондашыбызга хезмәт күрсәтә. Шуларның 136сында кәрәзле телефон юк икән.

- Ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең теләсә кайсы вакытта врачны, социаль хезмәткәрне, янгын сүндерүче-ләрне чакырту мөмкинлеге булырга тиеш,- диде Мәдәният министрлыгында видеоконференция режимында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова.

Мобиль элемтә җайланмаларын халык һәм оешмалар ярдәме белән, хәйрия акцияләре аша кергән акчалар исәбенә алырга тәкъдим ителә.

Телефоннар өлкәннәр һәм физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен уңайлы, гади булырга тиеш. Элемтә җайланмаларын булачак хуҗаларына көйләп бирү мәҗбүри. Һәр телефонда "2"нче сан астындагы төймә "112" номеры буенча гадәттән тыш хәлләр үзәгенә шалтыратуга җайланган булу сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined “Шәфкатьле телефон” хәйрия акциясе старт ала