Өлкәннәргә – кәрәзле телефон
1 октябрьдән республикада "Шәфкатьле телефон" хәйрия акциясе старт ала.
Әлеге чараның төп максаты - өлкән яшьтәге ялгыз яшәүче кешеләрне һәм инвалидларны кесә телефоннары белән тәэмин итү.
Безнең районның социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре 180 райондашыбызга хезмәт күрсәтә. Шуларның 136сында кәрәзле телефон юк икән.
- Ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең теләсә кайсы вакытта врачны,...