Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Лашманда һәм Әмирдә үзсалым акчасына зират капкаларын яңартканнар

    Лашман һәм Әмир авыллары халкыннан 2014 елда җыелган үзсалым акчасы шушы изге эшкә тотылган. Лашман авыл җирлеге җитәкчелеге хәбәр итүенчә, тимер бизәкле капкаларны 76 мең сумга заказ биреп ясатканнар. Капкалар ике авылда да зиратларның төп керү юлына урнаштырылган. -Быел җыелган үзсалым акчасына Лашманда да, Әмирдә дә урам утларын яңартмакчыбыз. Монда...

    Лашман һәм Әмир авыллары халкыннан 2014 елда җыелган үзсалым акчасы шушы изге эшкә тотылган.

    Реклама

    Лашман авыл җирлеге җитәкчелеге хәбәр итүенчә, тимер бизәкле капкаларны 76 мең сумга заказ биреп ясатканнар. Капкалар ике авылда да зиратларның төп керү юлына урнаштырылган.

    -Быел җыелган үзсалым акчасына Лашманда да, Әмирдә дә урам утларын яңартмакчыбыз. Монда энергияне аз ала торган яктырткычлар куясы бар. Янган утны исәпләргә санагыч та кирәк, әлегә урамнарны яктырткан өчен норматив буенча түлибез, - ди Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Фәттахов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: