Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Кулланучылар хокукын бозучылар саны кимегән

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәте алдагы елга караганда кулланучылар хокукларын бозучылар кимүен җиткерә. (Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ"). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте быел, алдагы ел белән чагыштырганда, кулланучылар хокукын бозучылар саны кимүен җиткерә. Мәсәлән, елның беренче яртысында сәүдә өлкәсендә сатып алучыны...

Кулланучылар хокукын бозучылар саны кимегән

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәте алдагы елга караганда кулланучылар хокукларын бозучылар кимүен җиткерә.

(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ"). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте быел, алдагы ел белән чагыштырганда, кулланучылар хокукын бозучылар саны кимүен җиткерә. Мәсәлән, елның беренче яртысында сәүдә өлкәсендә сатып алучыны алдау очраклары өч тапкырга кимегән. Бу хакта "Известия" хәбәр итә.

Алты ай эчендә сәүдә белән шөгыльләнүче компанияләрдә 25,5 мең тикшерү үткәрелгән һәм 17,7 мең җитешсезлек табылган. Узган ел исә бу чорда 23,9 тикшерү уздырылып, 17,8 мең кимчелек теркәлгән булган.

Ваклап сату ассоциациясе (анда "Ашан", X5 Retail Group, "Дикси", "Магнит" һәм башкалар компанияләр керә) президиумы рәисе Илья Ломакин-Румянцев фикеренчә, кулланучылар хокукын бозу очраклары кулланучы өчен көрәш активлашу хисабына кимегән. "Көндәшлек катгыйлана һәм сәүдә үз сатып алучысын саклап калырга тели", - дип җиткергән ул.

Моннан тыш, сатып алучылар хокуклары бозылганда контрольлек итүче органнарга ешрак мөрәҗәгать итә башлаган.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/11/148052/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан undefined Кулланучылар хокукын бозучылар саны кимегән татаринформ