Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Крахмалның 7 сере

Хуҗабикәләр крахмалны гадәттә җимеш суыннан кесәл әзерләүдә куллана. Аны тагын нинди очракларда эшкә җигәргә була соң?

Крахмал коймак камырына да бик килешә: кырыйлары челтәрләнеп торган юка гына коймак килеп чыга.

Торт өчен кремны крахмал белән (кукурузныкы яхшырак) куертып җибәрергә була.

Кайнатма, эремчек, җиләктән торган сыек бәлеш эчлегенә дә, агып чыкмасын өчен, крахмал өстәргә мөмкин.

Кисәкләп кыздыру өчен, итне тәмләткечләр (бераз тоз, борыч, дарчин һ.б.) өстәлгән крахмалга салып әвәләгәндә, эче сусыл, йомшак булып пешә, ә юка гына тышы алсуланып, кетердәп тора.

Ит подливасы яки соусына берничә кашык крахмал өстәп җибәрсәң, куерып китәчәк, тәмле дә булачак.

Ит фаршыннан кәтлит ясаганда, йомырка урынына крахмал кулланырга мөмкин. 2 аш кашыгы крахмал 1 йомырканы алыштыра.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев