Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Көз көне кемнәргә витаминнар кулланырга ярамавын аңлаттылар

Витаминнар ашказаны-эчәкләрдәге ялкынсынуны көчәйтергә мөмкин. Медицина фәннәре кандидаты Ирина Бережная Sputnik радиосы хәбәрчесенә шулай дип белдергән.

Табиб әйтүенчә, кайберәүләр көзен, иммунитетны ныгыту өчен, төрле минераль комплексларны күпләп куллана башлый. Әмма ул, витамин сатып алганчы, белгеч белән киңәшләшергә тәкъдим иткән.

“Витаминнар ялкынсынуны көчәйтеп җибәрә. Ашказаны җәрәхәтен башлыча хеликобактер инфекциясе китереп чыгаруын беләбез. Ә хеликобактер – бактерия. Инфекцияне бактерия китереп чыгарган очракта, һич кенә дә витаминнар һәм микроэлементлар кулланырга ярамый, чөнки бактерияләр алар хисабына “рәхәтләнеп” яшәячәк”. – дип аңлаткан Бережная.

Табиб билгеләп үткәнчә, башта чир чыганагын бетерергә, аннан соң гына иммунитетны кайгыртырга кирәк.
“Хроник чирләрдән интегүчеләргә килсәк, витаминнар ярдәмендә аларның сәламәтлегенә вакыт-вакыт хәл кертеп җибәрергә кирәк. Ләкин чир басылып торган вакытларда гына”, – дип өстәгән белгеч.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев