Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Ковидны яңадан йоктырмас өчен нишләргә?

Коронавирус белән авыру вакытында алынган G иммуноглобулины кими башлагач, инфекцияне яңадан йоктырырга мөмкин, дип белдерә табиблар.

Шулай ук, кешедә, антитәнчекләргә караганда, вирус йөкләнеше күбрәк булганда да ковид белән яңадан авырырга мөмкин икән. 

Белгеч ассызыклавынча, коронавирус белән авырып, күбрәк вакыт үтә барган саен аны яңадан йоктыру хәвефе көчәя.

Шулай ук яңа штаммнар барлыкка килү дә мөмкин. Мәсәлән, Британиядә яңа штаммны яңадан күпләп йоктыру очраклары күзәтелә. Әлбәттә, соңгы күрсәткечләр буенча, ул баштагыларга караганда җиңелрәк үтә.

Инфекцияне яңадан йоктыру хәвефен киметү өчен доктор ике рекомендация бирә – битлек кию һәм вакциналану. Бер ысул да 100 процент нәтиҗә вәгъдә итми, ләкин инфекция йоккан хәлдә дә җиңелрәк үтәчәк, "Кызыл таң" хәбәр итә.

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев