Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Киләсе елда 1,3 миллион кеше ана капиталы алачак

2022 елда Россиядә 1,3 миллион кеше ана капиталы алачак. Бу максатка Пенсия фонды бюджетында 440 миллиард сумнан артыграк акча каралган. Бу хакта Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков белдергән.

Министр билгеләп үткәнчә, ана капиталы Пенсия фондының өч еллык бюджетына индексацияләнеп салынган.
2020 елдан ана капиталы гаиләдәге беренче балага да бирелә башлады. Киләсе елда беренче бала өчен аның күләме 503 237 сум тәшкил итәчәк. Икенче нарасые дөньяга килгәч, гаиләгә тагын 161 772 сум бирелә. Беренче баласына ана капиталы алмаучыларга исә, икенче баласы тугач, 665 009 сум түләнелә.
Россия Президенты Владимир Путин узган елда белдергәнчә, ана капиталы һәр ел саен индексацияләнәчәк.

"Ватаным Татарстан"

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев