Казанда янә температура рекорды куелды
Белеп торыгыз

Казанда янә температура рекорды куелды

Моңа кадәр температура рекорды 1923 елның 18 маенда куелган булган.

Казанда янә температура рекорды куелды. Татарстан башкаласында максималь һава температурасы Казан — аэропорт метеостанциясендә бүген 31,5 градус тәшкил итте, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Казан-опорная һәм Казан-Сокол метеостанцияләрендә һава температурасы +31,3 градус тәшкил иткән.

Моңа кадәр температура рекорды 1923 елның 18 маенда куелган булган. Ул вакытта Казанда һава +29,8 градуска кадәр җылынган, "Татар-информ" хәбәр итә.

фото: https://pixabay.com/ru


Нет комментариев