Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Карлыган яфрагы иммунитетны ныгыта

Кара карлыган яфрагында файдалы эфир майлары күп, ул ялкынсыну, микробларга каршы тору, антисептик үзлекләренә ия.

Кара карлыган яфрагын яз азагы-җәй башында җыеп өлгерергә кирәк. Файдалы матдәләр куак чәчәк аткан вакытта күбрәк туплана. Яфракларны иртән, чык кипкәч, әмма әле кояшта җылынып өлгергәнче җыярга тырышыгыз. Куакка зыян китермәгез, сабакны шәрә калдырмагыз. Бу аеруча яшь куакларга кагыла.

Карлыган яфрагын туңдырырга, киптерергә була. Туңдырыр алдыннан юып, таратып корытырга, аннары порцияләп пакетка салып, туңдыргычка куярга мөмкин. Яфракларны духовкада да киптерә аласыз. Моның өчен анда температура 100 градустан артмаска тиеш. Киптергән вакытта духовка ишеген япмагыз.

Кара карлыган яфрагы иммунитетны ныгыта, йөрәк-кан тамырлары системасы, йөрәк мускуллары эшчәнлеген, кан әйләнешен яхшырта, организмнан шлак, токсиннар, артык сыеклыкны чыгара, шешенүне булдырмый, икенче типтагы шикәр чиреннән саклый, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.

чыганак

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев